news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

^Кичә Татарстан Президентының Якын Көнчыгыш илләренә визитының тәүге эш көне тәмамланды

^Кичә Татарстан Президентының Якын Көнчыгыш илләренә визитының тәүге эш көне тәмамланды

(Дамаск, 31 март, “Татар-информ”, Руслан Мөхәммәтшин). Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең Якын Көнчыгыш илләренә визитының беренче эш көне вакыйгаларга бай булды.

Ул дөньяның иң борынгы башкаласы Дамаскка барудан башланды. Узган көннең төп вакыйгасы Сирия Гарәп Республикасы Президенты Бәшәр Асад белән очрашудан башланды.

Искәртеп үтәбез, Сирия башкаласына Татарстан делегациясе составында ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, ТР Президенты каршындагы халыкара мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе – ТР Президенты аппаратының тышкы элемтәләр департаменты Тимур Акулов, ТР сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек министры Хафиз Салихов, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев, Татарстан мөфтие, ТР мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Госман хәзрәт Исхакый, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәһәүтдинов, ТРның башка дәүләт учреждениеләре һәм эшлекле даирә вәкилләре барды.

Очрашу алдыннан Минтимер Шәймиев тукталган “Меридиан” кунакханәсенә Сириянең Министрлар Советы Рәисе Мөхәммәд Наҗи Отри килеп китте. Кунаклар залында Татарстан Президенты белән Сирия Хөкүмәте башлыгы әңгәмә кордылар. Минтимер Шәймиев Мөхәммәд Наҗи Отрига җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде. “Сезнең визит безгә бик кадерле. Мин Татарстанның төрле өлкәләрдәге үсеше һәм уңышларын һәрдаим күзәтеп бардым. Файдалы хезмәттәшлек өчен барлык мөмкинлекләр дә бар дип уйлыйм, чөнки теләкләребез мөмкинлекләребезгә туры килә”, - дип белдерде үз фикерен Сирия Гарәп Республикасы Министрлар Советы Рәисе. Әңгәмә тәмамлануга ул Минтимер Шәймиевне Сирия Президенты резиденциясенә озатты. Очрашу ябык ишекләр артында үтте.

Татарстан делегациясе Сирия Гарәп Республикасы Министрлар Советы бинасында булды, анда Татарстан Президенты белән Сирия Хөкүмәте башлыгының рәсми очрашуы узды. Мөхәммәд Наҗи Отри сүзләренчә, Сирия ягы нефть һәм газ табу, нефть химиясе, энергетика һәм машина төзелеше өлкәсендә проектларны тикшереп, гамәлгә ашырырга әзер. “Биредә һәрьяклы хезмәттәшлек өчен бернинди дә киртәләр юк. Үз ихтыярың булганда, уңышка ирешәсең”, - дип белдерде Минтимер Шәймиев.

Белешмә өчен: 2005 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан белән Сирия арасындагы тышкы сәүдә әйләнеше 2004 ел белән чагыштырганда 1,5 тапкыр артып, 10 миллион доллар тәшкил иткән.

Очрашуда “Татнефть” ААҖнең Сириядәге нефть ятмаларын эшкәртүдә катнашуы мәсьәләсе каралды. 2005 елның “Татнефть” ААҖ белән Сирия Хөкүмәте арасында 27нче блокны күзәтү һәм эшкәртүгә килешү төзелгән иде. “Татнефть” башлыгы Шәфәгать Тәһәүтдинов сүзләренчә, проектның бәясе 17 миллион доллар тәшкил итә. Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта бораулау урынын ачыклау өчен геологик-разведка эшләре буенча әзерләнгән материалларны анализлау бара. Минтимер Шәймиев Сирия Хөкүмәте башлыгы игътибарын тирәндә нефть табу, нефть эшкәртү буенча заманча технологияләрнең перспектив булуларына юнәлтте. “Нефть химиясен үстерү – һичшиксез отышлы вариант”, - дип ассызыклады Татарстан Президенты. Моннан тыш, әңгәмә барышында туристик хезмәтләр үсеше һәм бу өлкәдә тәҗрибә алмашу мәсьәләләре күтәрелде. ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта Татарстан эшкуарлары Сириянең Латакия өлкәсендә туризм үсеше мөмкинлеге белән кызыксына. Мөхәммәд Наҗи Отри Казан вертолет заводы вертолетларына карата кызыксыну күрсәтте. Аларның Сирия киңлекләрендә урман янгыннарына каршы көрәшү вакытында кулланып булыр иде. “Заказ булса, без бу мәсьәләне өйрәнеп, җавапны бирербез”, - дип вәгъдә итте Минтимер Шәймиев. Ул шулай ук КВЗда җитештерелгән VIР-класс самолетларында күп кенә илләрнең, шул исәптән Россия, Украина, Казахстан, Мисыр, Судан һ.б.ның башлыклары оча, дип белдерде. Очрашу ахырында Сирия Министрлар Советы Рәисе Татарстан илбашына ныклы сәламәтлек һәм бетмәс-төкәнмәс көч-куәт теләде.

Ике очрашу йомгаклары буенча, “Меридиан” кунакханәсенең “Al Mountanabi” эш залында Татарстан Президенты катнашында матбугат конференциясе булды. Сириянең гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре белән аралашканда, Минтимер Шәймиев борынгы дәүләтнең бай мирасы һәм тарихы бөтендөнья җәмәгатьчелеге казанышы булып тора, дип билгеләп үтте. “Сирия Гарәп Республикасы чагыштырмача күптән түгел генә бәйсезлек яулады, - диде Татарстан башлыгы. – Бүген сезнең алда дәүләтчелегегезне ныгыту бурычы тора. Бәйсезлекне һәм дәүләт суверенитетын саклау беркемгә җиңел бирелми – бу зур сәяси һәм икътисади тырышлык дигән сүз. Сезнең җитәкчеләрегез моны эшли ала дип уйлыйм”. Минтимер Шәймиев фикеренчә, Татарстан белән Сирия киң колачлы икътисади һәм гуманитар хезмәттәшлек өчен өлгереп җиткән. Татарстанның ислам дөньясына кагылышлы иң төньяк республика булуын ассызыклап, республикабыз җитәкчесе: “Без күп юнәлешләрдә якын халыклар”, - диде.

Сирия Президенты Бәшәр Асад белән очрашуы турында сөйләгәндә, Минтимер Шәймиев анда, беренче чиратта, нефть табу, нефть химиясе һәм машина төзелеш өлкәсендәге проектлар турында фикер алышынды, диде. 2007 елның икенче кварталында Сириянең ирекле икътисади зонасы территориясендә Хомс шәһәрендә “КАМАЗ” йөк машиналарын җыю буенча завод файдалануга тапшырылачак дип планлаштырыла. Предприятиенең куәте елына 1000 автомобиль җыюга исәпләнгән, өстәвенә аларның яртысы Сириядә сатылачак, икенчесе – Якын Көнчыгыш илләрендә. Минтимер Шәймиев шулай ук “Алабуга” махсус икътисади зонасы территориясендә Сирия предприятиесен ачу тәкъдимен кертте. Биредә, аның фикеренчә, сириялеләрнең горурлыгы булган текстиль җитештерүне оештырып булыр иде. Татарстан Президенты Бәшәр Асад белән очрашу вакытында шулай ук Дамаск белән Казан арасында һава юлы элемтәсен ачу мөмкинлеге каралды, дип хәбәр итте. Бер сәгатьтән артык дәвам иткән конференциядә Сирия һәм Якын Көнчыгыш дәүләтләре гаммәви мәгълүмат чараларының 30дан артык вәкиле катнашты. Татарстан башлыгы 10 журналистның тышкы сәясәт, икътисад, җәмгыятьтә милли һәм дини мөнәсәбәтләр темасына кагылышлы 16 соравына җавап бирде.

Бу көнне үк Минтимер Шәймиев һәм Президенты озата йөрүче затлар Дамаскта экскурсиядә һәм мөселманнар дөньясында өченче саналган Өммиядләр мәчетендә булды. Татарстан Президенты мәчет тарихы турында җентекләп сораштырды.

Республика Илбашы ислам дине билгесе булган ярымайның Татарстан белән Сириядә төрлечә булуына игътибар итте. Географик ераклык биредә үз эзен калдырган: Идел буе мөселманнарының мәчет манараларында ярымай вертикаль рәвештә тора, ә көньякта, шул исәптән Сириядә ярымай горизонталь рәвештә яки айны чагылдыручы әйләнә рәвешендә таралган.

Минтимер Шәймиев мәчеттә булу вакытында Татарстаннан Сириягә дини белем алырга килгән студентлар төркеме белән очрашты.

Экскурсия тәмамлангач, республика башлыгы һәм аны озатып йөрүче затлар мәчетнең төп төрбәсе янында дога кылды. Татарстан Президенты мәчеткә Татарстан башкаласында нәшер ителгән Коръән китабын бүләк итте. Ул мөселманнарның изге китабының беренче басма варианты Казанда ХIХ гасыр уртасында чыгарылганлыгын билгеләп үтте. Аннары Минтимер Шәймиев Өммиядләр мәчетенең дәрәҗәле кунаклары китабына “Изге җиргә һәм үз мирасына саклык белән караган халыкка баш иям” дип язды.

Татарстан делегациясенең эшлекле визитының беренче көненең нәтиҗәле чарасы Татарстан Республикасының икътисади потенциалын тәкъдир итү булды, ул «Меридиан» кунакханәсенең «Al Moutanabi» залында узды. Биредә «Татнефть», «КАМАЗ», «Идея» Инновацион технопаркы ачык акционерлык җәмгыятьләре үз стендларын тәкъдим итте. Минтимер Шәймиев тәкъдир итүдә катнашучыларны сәламләү сүзендә бүген Татарстан белән Сириянең интенсив хезмәттәшлегенә бернәрсә дә комачауламый, дип билгеләп үтте. “Без бөтен өлкәдә иң тыгыз хезмәттәшлек итәргә әзер”, - дип ассызыклады ул.

Тәкъдир итү кысаларында сәламләү сүзе белән Сирия Гарәб Республикасының икътисад һәм тышкы сәүдә министры Әмер Хөсни Лотфи, РФның Сириядәге Гадәттән тыш хәлләр һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Роберт Маркарян чыгыш ясады. ТР Сәүдә һәм тышкы хезмәттәшлек министры Хафиз Салихов Татарстанның икътисади потенциалын тәкъдир итте. «Татнефть» ААҖнең генераль директоры Шәфәгать Тәхәүтдинов кыскача компаниянең эшчәнлеге белән таныштырды, «КАМАЗ» ААҖнең перспективалары турында предприятиенең генераль директоры урынбасары Анатолий Самаренкин сөйләде.

Тәкъдир итү «Татарстан» Сәүдә йорты белән Сириянең «Khairullah&Dyrani» компаниясе партнерлык һәм Сириягә “Түбән Кама Нефтехим”, «Казаньоргсинтез» ачык акционерлык җәмгыятьләрендә җитештерелгән полистирол, полиэтилен һәм пропилен белән (75 миллион долларга 63 мең тонна) тәэмин итү турында килешүгә кул кую белән тәмамланды.

Аннан Сирия Гарәп Республикасының Министрлар Советы Рәисе Мөхәммәт Наҗи Отри Татарстан журналистларына биргән интервьюсында Татарстан белән Сирия арасында булган сөйләшүләр конкрет килешүләрдә, шул исәптән машина төзелеше, авыл хуҗалыгы һәм нефть тармакларында гамәлгә ашырылачак, дип билгеләп үтте. “Бүген Сириянең ихтыяҗын Татарстан, ә Татарстанныкын Сирия канәгатьләндерә ала, - дип ассызыклады ул. – Төп бурыч – ике дәүләт арасында сәүдә әйләнешен арттыру. Безнең халыклар арасында тарихи һәм туганнар бәйләнеше бар, без алардан файдаланырга тиеш. Безнең бурыч – бу мөнәсәбәтләрне тергезү”. Татарстан Президенты Сирия Хөкүмәте башлыгы фикере белән килешүен белдерде һәм сөйләшүләрдә ике як өчен дә файдалы мәсьәләләр буенча килешүләр төзелде, дип ассызыклады. “Безгә зур игътибар һәм хөрмәт күрсәтелде, мин бу хөрмәтне Татарстанның күпмилләтле халкына юллыйм”, - дип билгеләп үтте Минтимер Шәймиев.

Визит кысаларында ТРның вице-премьеры Равил Моратов Сирия Гарәп Республикасының икътисад һәм тышкы сәүдә министры Әмер Хөсни Лотфи белән очрашты, Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакый – Сирия мөфтие Әхмәт Бәдретдин Хөссун белән, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев – югары белем бирү министры Гияс Бәрәкәт белән.

Бүген Татарстан делегациясе «КАМАЗ» сервис үзәгендә һәм «Татнефть» ААҖ вәкиллегендә булырга ниятли. Аннары ТР делегациясе Согуд Гарәбстаны Корольлегендәге Җиддә шәһәренә китәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100