news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кичә Салмачы бистәсендә ике катлы шәхси йорт тулысынча янып беткән

Янгын электр приборларыннан дөрес файдаланмау нәтиҗәсендә чыккан дип фаразлана.

Кичә Салмачы бистәсендә ике катлы шәхси йорт тулысынча янып беткән

(Казан, 8 июнь, «Татар-информ», Павел Климчак). Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, әлеге фаҗига кичә кич Салмачы бистәсенең Үзәк урамында булган.

Ике катлы шәхси йортта янгын чыгуы турындагы хәбәр 101 янгын сагы номерына 23.14 сәгатьтә килгән. Урында янгын сүндерүчеләрне күршеләр каршы алган, алар эчтә беркем дә юклыгын, йорт хуҗасын урамда күрүләрен әйткән.

Янгынның мәйданы 48 квадрат метр тәшкил иткән, ялкын телләренең күрше йортка күчү куркынычы да булган. Ут белән көрәшүчеләр күпмедер вакыттан соң янгынны сүндергән. Нәтиҗәдә, 59 яшьлек ир-ат зыян күргән, аның бите, тәне һәм куллары пешкән.

Янгын электр приборларыннан дөрес файдаланмау нәтиҗәсендә чыккан дип фаразлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot