news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кичә Мәскәү җырчысы Наилә Фатехова үзенең «Татар илемә» дип аталган DVD дискын тәкъдир итте

Кичә Мәскәү җырчысы Наилә Фатехова үзенең «Татар илемә» дип аталган DVD дискын тәкъдир итте

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ», Рәсилә Кәримова). Кичә «Казан» милли-мәдәни үзәгендә Мәскәү җырчысы, Россиянең атказанган артисты Наилә Фатехованың «Татар илемә» дип аталган DVD дискын тәкъдир итү кичәсе булды.

Мәскәүдә яшәүче милләттәшебез, «Сөембикә», «Гөлләр», «Манара» һәм башка күп кенә җырлар авторы Наилә Фатехова татар мәдәниятен үстерүдә һәм аны башка милләт вәкилләренә танытуда үзеннән зур өлеш кертә. Узган ел ул үзенең концерт программасы белән Г.Камал исемендәге академия театрында беренче тапкыр чыгыш ясаган иде. Менә инде ул Казанда үзенең DVD дискын тәкъдир итү кичәсен дә үткәрде.

Татар эстрадасында төп урынны биләгән туган көн, мәхәббәт, туганлык хисләренә багышланган гадәти җырлардан аермалы буларак, Н.Фатехованың репертуарын тарихи һәм дини темаларга багышланган җырлар биләп тора. Әйтергә кирәк, бу – аның уңышы һәм тамашачы тарафыннан яратып кабул ителүенең бер үзенчәлеге. Татар халык җырларын да Наилә ханым аерым бер осталык белән башкара.

Җырлар иҗат итү белән бергә (быелгы һәвәскәр композиторларның Казанда узган «Барлау» дип исемләнгән II Бөтентатар бәйгесендә катнашып, ул лауреат исеменә лаек булды), Н.Фатехова Мәскәүдәге «На-на» рус эстрадасы төркеме белән дә хезмәттәшлек итә. Әлеге хезмәттәшлекнең нәтиҗәсе буларак, бу төркем башкаруында «Умырзая» дип аталган татар халык җыры яздырылган һәм аңа үзенчәлекле клип та эшләнгән иде. «Умырзая» һәм башка күп кенә җырлары аның кичә тәкъдир ителгән DVD дискында да урын алган.

Мәскәү җырчысы Н.Фатехованың иҗади сәфәре моның белән генә төгәлләнми. Бу көннәрдә ул республиканың Азнакай һәм Әлмәт шәһәрләрендә чыгыш ясаячак. Казан тамашачысы белән Наилә ханым кабаттан 23 апрельдә Химиклар мәдәният сараенда очрашачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot