news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кичә Мәскәүдә февральдәге иң салкын төн булды

Мәскәү өлкәсендә узган төндә Клин шәһәрендә аеруча салкын булган. Анда термометрның терекөмеш баганасы -29,3 градуска кадәр төшкән.

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ», Екатерина Пронина). Мәскәүдә 26 февральгә каршы төндә термометрның терекөмеш баганасы -19,8 градуска кадәр төшкән, дип хәбәр итә Газета.Ru. Бер көн элек быелгы кышның моннан алдагы рекорды теркәлгән: һава температурасы -18,8 градус тәшкил иткән.

Мондый салкыннар аномаль санала, дип хәбәр итә Россия Гидрометеоүзәге матбугат хезмәте.

Шулай да 26 февраль өчен 1929 елда теркәлгән -34,3 градус абсолют температура рекорды санала.

Мәскәү өлкәсендә узган төндә Клин шәһәрендә аеруча салкын булган. Анда термометрның терекөмеш баганасы -29,3 градуска кадәр төшкән.

Узган атнада "Татар-информ" Мәскәү салкыннары Татарстанга килә, дип хәбәр иткән иде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100