news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кичә Мәскәүдә биш меңнән артык кеше эвакуацияләнгән

Җомга көнне исә Россия башкаласында 150 объекттан 120 мең кеше эвакуацияләнгән .

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»)."Кичә кич, 7 октябрьдә, шартлау куркынычы янау сәбәпле Мәскәүнең уннан артык бинасыннан биш меңнән артык кеше эвакуацияләнгән", - дип яза ТАСС, хокук саклау органарындагы чыганакка сылтама биреп. Бу хакта “Российская газета” хәбәр итә.

Җомга көнне исә Россия башкаласында 150дән артык объекттан 120 мең кеше эвакуацияләнгән булган. Шартлаткыч куелу турындагы хәбәрләр расланмаган.

Федераль куркынычсызлык хезмәте башлыгы Александр Патрушев белдерүенчә, Россия сәүдә үзәкләрендә, вокзал, аэропорт һәм дәүләт органнарында шартлаткыч куелу турында ялган мәгълүматлар хәбәр итүчене ачыклаганнар. Шикләнүчеләр арасында чит илдән шалтыратучы дүрт Россия гражданы бар. Шул ук вакытта аларның ярдәмчеләре Россиядә яши.

"Ялган шалтыратулар булган оешмаларга беренче көннәрдә генә 300 миллион сумнан зыян ясалганлыгын исәпләдек", - дип белдерде Патрушев.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot