news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кичә Казанның Короленко урамында биш катлы йортта янгын чыккан

Янгынның мәйданы 2 кв. метр тәшкил иткән.

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ»», Полина Шевчук). Кичә Казанда Короленко урамындагы биш катлы йортта янгын чыккан. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына 112 Короленко урамындагы биш катлы йортның өске катында янгын чыгуы турында хәбәр килде.

Урынга оператив рәвештә янгын сүндерүчеләр килде. Алар янгыннан бер ир-атны алып чыккан. Зыян күрүчене ашыгыч ярдәм медикларына тапшырдылар.

Янгынның мәйданы 2 кв. метр тәшкил итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot