news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кичә Казанга FISUның бәяләү комиссиясе килде

Халыкара студентлар спорты федерациясенең (FISU) бәяләү комиссиясе Казанга килде

(Казан, 17 май, “Татар-информ”, Михаил Миронов). Кичә Казанга Халыкара студентлар спорты федерациясенең (FISU) бәяләү комиссиясе килде.
“Казан” халыкара аэропортында делегация әгъзаларын ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин каршы алды.
Бәяләү комиссиясен FISUның вице-президенты Стефан Берг (Швеция) җитәкли. Аның составына Синиша Яснич (Сербия), Ставрос Дувис (Греция), Майкл Малумбете (Көньяк Африка Республикасы), Исато Игараши (Япония), Кемаль Тамер (Төркия), Кристиан Пьерр (Бельгия) керә. Делегация белән Мәскәүдән Россия студентларының спорт берлеге президенты, FISU башкарма комитеты әгъзасы Олег Матыцин һәм ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Марат Бариев та килде.
Кичә делегацияне Мәскәүдә Россия Президенты Дмитрий Медведев кабул итте. Бүген комиссия әгъзалары Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев белән очраша.
Кунаклар “Олимп” спорт комплексын ачуда катнашачак һәм республика башкаласының кайбер спорт объектларында да булачак. Бәяләү комиссиясенең Казанга сәфәре кысаларында шәһәрне 2013 елгы Бөтендөнья универсиадасы үткәрүгә кандидат буларак техник тәкъдир итү дә каралган. FISU делегациясе Казанның Киров районында 45 мең тамашачыга исәпләнгән яңа стадионга нигез ташы салу тантанасында да катнашыр дип көтелә. Сәфәр 18 май көнне “Татнефть-Арена”да “Универсиаданы каршылап” дигән спорт тамашасын караганнан соң тәмамланачак.
Казанга сәфәреннән соң бәяләү комиссиясе хисап төзи, ул 31 май көнне FISU башкарма комитеты әгъзалары тавыш бирү алдыннан хәбәр ителәчәк. Шул ук көнне “яшьләр олимпиадасын” 2013 елда кайсы шәһәр кабул итәчәге дә билгеле булыр дип көтелә.











news_right_1
news_right_2
news_bot