news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кичә Казанда юл читендә калдырылган җиңел автомобиль тулысынча янып беткән

Янгында беркем дә зыян күрмәгән.

Кичә Казанда юл читендә калдырылган җиңел автомобиль тулысынча янып беткән

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Кичә Казанда юл читендә калдырылган җиңел автомобиль тулысынча янып беткән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә кич 101 янгын сагы номерына Адоратский урамында җиңел машина януы хакында хәбәр килгән. Биредә юл читендә калдырылган автомобильгә ут капкан.

Урынга килгән ут белән көрәшүчеләр янгынны тиз арада сүндергән, әмма автомобиль тулысынча янып беткән булган. Янгында беркем дә зыян күрмәгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot