news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кичә Казанда ялгыз пенсионер карчык мәете табылган

Җинаять эше кузгатылган

(Казан, 7 февраль, “Татар-информ”). Кичә Казанның Гагарин урамы буенча 75 нче йорт фатирларының берсендә, 84 яшьлек пенсионер карчыкның җансыз гәүдәсе табылган. Тикшерү барышында аның тәнендә күкрәк читлеге өлкәсендә кан саву эзләре күренгән, муены кабель белән уралган булган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, үтерү 2 нче февраль көнне кылынган.
Җинаять турында хокук саклау органнарына ялгыз карчыкның хәлен белешергә килгән туганнары хәбәр иткән.
Аларның сүзләренә караганда, фатирдан алтын зәркән эшләнмәләре һәм ачкычлар юкка чыккан. Җинаятьче ишекне үзе тыштан бикләп качкан булырга тиеш. Шунысы кызык: ачык урында яткан 8 мең сум акчага кул тидерүче булмаган. Моннан тыш, фатирда яшерен урында фатир хуҗабикәсе саклаган зур күләмдә акча да табылган.
Бу факт буенча ТР буенча Тикшерү идарәсенең Заречье районара бүлегендә, РФ ҖК 105 нче маддәсенең 1 нче часте (үтерү) буенча җинаять эше кузгатылган.
Хәзерге вакытта җинаятьнең барлык нечкәлекләрен ачыклауга багышланган тикшерү гамәлләре һәм оператив-эзләү чаралары уздырыла. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә, дип хәбәр итә ТР буенча ТИ җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Эдуард Абдуллин.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot