Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кичә Казанда «Мерседес» бәрдергән әби белән бабай реанимациядә ята
Юл-транспорт һәлакәте урыныннан ир белән хатынны 7нче шәһәр клиник хастаханәсенә китергәннәр.
(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Кичә Казанда «Мерседес» машинасының 22 яшьлек шоферы бәрдергән ир-ат һәм хатын-кыз 7нче шәһәр клиник хастаханәсе реанимациясендә. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, ир белән хатын дүрт яшьлек оныклары белән бергә Гаврилов урамындагы «зебра» юл кичүеннән чыккан. «Мерседес» шоферы, соңрак полицейскийларга сөйләгәнчә, җәяүле өч кешене күрмәгән. Бала алган җәрәхәтләрдән ашыгыч ярдәм машинасында вафат булды.
«50 яшьлек хатын-кыз сынулар белән реанимациядә ята. Ул аңында. 55 яшьлек ир-ат шулай ук аңында. Аның башы җәрәхәтләнгән, ул да реанимациядә», - диделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз