Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кичә Казанда «Барлау» дип исемләнгән II Бөтентатар җыр фестиваль-бәйгесен ачу булды
Кичә Казанда «Барлау» дип исемләнгән II Бөтентатар җыр фестиваль-бәйгесен ачу булды
(Казан, 7 апрель, «Татар-информ», Рәсилә Кәримова). Кичә Казанның Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Бөек Җиңүнең 60 һәм Казанның 1000 еллыгына багышланган «Барлау» дип исемләнгән II Бөтентатар җыр фестиваль-бәйгесен ачу тантанасы булды.
Татарстан Республикасы һәм Россия төбәкләрендә иҗат итүче үзешчән композиторларның «Барлау» дип исемләнгән II Бөтентатар фестиваль-бәйгесе Республика фәнни-методик үзәге һәм Һәвәскәр композиторлар иҗтимагый оешмасы тарафыннан ТР Мәдәният министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты ярдәме белән оештырылды. Үзешчән композиторларның иҗатын һәм осталыгын үстерү, башкаручыларның репертуарын яңа әсәрләр белән баету, шулай ук үзешчәннәр арасыннан талантларны барлау һәм халык иҗаты белән шөгыльләнүчеләргә ярдәм итү максатыннан башкарылган әлеге бәйгегә барлыгы сиксәннән артык һәвәскәр композитор килде.
Кичәнең беренче өлеше 50-80 елларда иҗат иткән һәвәскәр композиторлар иҗатына багышланды. Икенче өлештә исә хәзерге чорда иҗат итүче үзешчәннәрнең әсәрләре яңгырады.
Бүген Казанның С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында «Татар һәвәскәр композиторларының җыр һәм инструменталь музыка иҗатының хәзерге хәле һәм үсеш юллары» дигән фәнни-гамәли конференция дә булачак. Төштән соң һәвәскәрләр, төркемнәргә бүленеп, республиканың Арча, Балтач, Балык Бистәсе һәм Саба районнарында концерт бирәчәк. Иртәгә исә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә фестивальнең Гала-концерты була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз