news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кичә Казан – Шәмәрдан юлында «җиделе»нең рулендәге кеше һәлак булган

Республика юлларында кешеләр каза күргән һәлакәтләрнең февральда бу 84 нчесе

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ»). 7 февраль көнне иртәнге 8 тулганда Казан – Шәмәрдән юлының 101 нче чакрымында «ВАЗ-2115» рулендәге 1986 елгы егет, алдан чыгарылган нәтиҗә буенча, икенчел әһәмияттәге юлдан өстенлекле юлга чыкканда, төп юлдан барган «ВАЗ-2107» машинасын үткәрмәгән һәм китереп бәрдергән. «Җиделе» белән идарә иткән 1977 елгы ир-егет шушы урында һәлак булган, ә «унбишле»нең рулендәгесе һәм аның 1986, 1989 елгы пассажирлары, күп санлы җәрәхәтләр белән, Сабаның район үзәк хастаханәсенә китерелгән.

 Шул хакта «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткән республиканың ЮХИДИ идарәсе юлларда хәрәкәт иминлеген пропагандалау бүлеге белешмәсендә әйтелгәнчә, февральда Татарстан юлларында кешеләр каза күргән транспорт һәлакәтләренең монысы 84 нчесе, шулар нәтиҗәсендә 4 кешенең гомере өзелгән, 110ысының тәне имгәнгән, җәрәхәтләнгән.


news_right_1
news_right_2
news_bot