news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кичә Казакъстан Республикасында хокук саклаучы хезмәткәрләр тарафыннан 400 кг марихуана табыла

Кичә Казакъстан Республикасында хокук саклаучы хезмәткәрләр тарафыннан 400 кг марихуана табыла

(Казан, 18 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Кичә Казакъстан Республикасында Павлодар өлкәсенең эшче бистәсеннән ерак түгел җирдә, ТР ЭЭМ наркоҗинаятьләргә каршы көрәш бүлекчәсе, Россия ЭЭМ һәм Казакъстан ЭЭМ наркобизнеска каршы көрәш буенча Баш идарәсенең оператив хезмәткәрләре 400 килограмм авырлыктагы наркотик матдәләр яшеренгән җир асты урынына тап булган.

Бүген ТР Эчке эшләр министрлыгында журналистларга аның нечкәлекләре турында ТР ЭЭМ 4 нче оператив-эзләү бүлеге башлыгы Валерий Красильников җиткерде.

Хәзерге вакытта 16 капчык марихуана табылган урында тикшерү-оператив чаралар үткәрелеп, наркотик матдәләр экспертизага җибәрелгән. Вакыйганың тарихы болайрак башланган: март башында Татарстан территориясендә Калининград өлкәсендә яшәүче халыкара җинаять төркеменең ике әгъзасында 99 кг гашиш саклануы фаш ителә. Әлеге җинаять төркеменең калган өч әгъзасы (Казакъстан Республикасы гражданнары), 26 мартта 847 кг марихуана саткан вакытта тоткарлана.

Чираттагы наркотиклар саклана торган яшерен урын да хокук саклаучылар өчен сер булып кала алмый. Зиһенне томалаучы матдәләргә, наркоҗинаятьләргә каршы көрәш бүлеге вәкилләре сабан һәм трактор ярдәмендә юлыга. Зур бер кыр сөрелгәннән соң, Щебокси авылыннан ерак түгел (Казакъстанның Павлодар крае Павлодар-Кулунда трассасыннан 15 км ераклыкта) наркотик матдәләрнең җир астына күмелгәне ачыклана. ТР ЭЭМ наркоҗинаятьләр буенча көрәш бүлегенең оператив хезмәткәрләре тарафыннан барлыгы якынча 1400 килограмм наркотик тартып алына.

Валерий Красильников хәбәр итүенчә, наркотрафикның халыкара маршруты түбәндәгечә булган: наркотик матдәләр Казакъстанның Чуйское даласында җитештерелә, аннан соң алар автотранспорт белән Павлодар өлкәсенә күчерелә. Аннан соң алар Алтай краеның җир асты саклау урыннарына юллана. Күпләп сатучылар гашиш һәм марихуананы Россиянең төньяк-көнбатыш һәм Балтия илләренә озата. “Әлеге җинаять эше буенча биш кулга алынган гражданга наркотиклар белән законсыз операцияләр һәм аларны законсыз табу - РФ ҖК 228 һәм 228-1 маддәләре буенча гаеп тагыла. Наркотик чаралар контрабандасы өчен җаваплылыкны күздә тоткан РФ ҖК 188 нче маддәсе дә исәпкә алыныр”, - дип саный Валерий Красильников. Тикшерүнең әле өч айлап дәвам итәчәге фаразлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot