news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кичәге почтадан//МАЛ ТАРТМАСА, ҖАН ТАРТА//22 декабрь, №52

Татарстанның сәләмәтлек саклау министры Камил Шәһәретдин улы Зыятдин үзенең туган авылы өчен эшләгән күркәм гамәл белән күптән инде халыкның зур рәхмәтенә лаек булды.

Татарстан һәм Чуашстан чигендә урнашкан Буа районы Әлки авылы башка авыллардан берни белән дә аерылып тормый. Анда да шул ук колхозның таралуы, эшсезлек, яшьләрнең авылдан читкә китәргә мәҗбүр булуы һәм башкалар...

Менә шул авыр вакытларда авылда яңа мәктәп салу, мәчет торгызу, өләшчә булса да, авыл урамына асфальт җәю халыкны иртәгесе көнгә яшәргә өметләндерә. Дөрес, Камил әфәнде мондый зур хуҗалык эшләрен үз куллары белән эшләми — ул бу эшләрне ахырына чаклы төгәлләнерлек итеп оештыра белә.

Әле менә күптән түгел генә аның матди ярдәме белән авылның зират тирәсе тимер-бетон койма белән әйләндереп алынды. Зиратка керү юлы төзәтелде һәм анда асфальт юл сузылды. Камил әфәнденең әнисе Шәмсотбану, әтисе Шәһәретдин дә шушы зиратка җирләнгән. Авылга кайткан саен ул аларның каберләрен күрмичә китми.

Сер түгел, авыл кешесенә,бигрәк тә олы яшьтәгеләргә районга яисә Казанга килеп табибларга, хастаханәләргә йөрергә мөмкинлекләр чикләнгән. Шуңа күрә, Камил әфәнде алар янына үзе табиблар китерүне оештыра.Үзенә ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләрне һичкайчан кире борып җибәрми.

Шушы авыл кырларында яланаяк чөгендер утап, Бола елгасында балык тотып, Бөек Ватан сугышында аягын имгәткән әтисенә кече яшьтән терәк булган, «Таң» колхозының төрле эш- ләрендә чыныгып үскән Камилнең туган авылыннан каерып аласы малы юк. Монда аны җаны тарта.

Расыйх ҖӘЛӘЛ.

Татарстан, Буа районы.

news_right_1
news_right_2
news_bot