news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кичә Екатеринбург-Мәскәү самолеты ашыгыч рәвештә Казан аэропортына төшкән

Очкычта барлыгы 123 пассажир һәм ун экипаж әгъзасы булган.

(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ»). Red Wings авиакомпаниясенең Екатеринбургтан Мәскәүгә юл тоткан Airbus A321 лайнеры 21 ноябрь кичендә ашыгыч рәвештә «Казан» Халыкара аэропортына төшеп утырган. Очкычның бер двигателе ватылганга, ул җиргә төшеп утырырга мәҗбүр булган, дип хәбәр итә «Интерфакс» агентлыгы Идел буе транспорт прокуратурасы матбугат хезмәтенә сылтама белән.

Һава судносы Мәскәү вакыты белән 17.24 сәгатьтә җиргә төшкән. Очкычта барлыгы 123 пассажир һәм ун экипаж әгъзасы булган.

Авиакомпания әлеге очкычка алмашка башка лайнерны җибәргән. Һава аланындагы онлайн-таблодан күренгәнчә, самолет Казан аэропортыннан 23.40 сәгатьтә кузгалып киткән. Мәскәүнең «Домодедово» аэропортына ул 22 ноябрьдә 1.12 сәгатьтә килеп җиткән.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100