news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кичә Чаллы – Әлмәт юлында аракы төяп барган шофер тоткарланган

Моннан алдарак Казан – Малмыж юлында тимер ватыклары белән тагын бер шофер эләккән

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). 28 октябрь көндезге 11дә Чаллы – Әлмәт юлының 78 нче чакрымында Татарстанның ЮХИДИ идарәсе юлларда патруль хезмәте полкы хезмәткәрләре, тикшерү өчен, йөк төяп барган «ГАЗ-28181» машинасын туктаткан. Фургонына төялгән 500 литр аракыны алып бару өчен документлары булмау сәбәпле, мәсьәләгә ачыклык кертү максатыннан, 1958 елгы шофер  Әлмәт шәһәре эчке эшләр идарәсенә китерелгән.

Моннан алдарак, 26сы көнне сәгать көндезге 2 тулганда, Казан – Малмыж юлының 57 нче чакрымында патруль хезмәте, шулай ук, «ЗИЛ-130» машинасын туктатып тикшергән. 1982 елгы шоферның да машина кузовындагы 500 кг тимер ватыкларына тиешле документлары булмаган һәм ул Арча эчке эшләр бүлегенә озатылган. 

 Болар хакында «Татар-информ» агентлыгына ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе хәбәр итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100