news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кичен Татарстанда томан, төнлә һәм иртән көчле җил көтелә

Кичен Татарстанда томан, төнлә һәм иртән көчле җил көтелә
Фото: © «Татар-информ»

Бүген көндез һәм кич Татарстанда томан төшүе көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәгендә кисәттеләр.

Моннан тыш, якшәмбе, 24 ноябрьдә, төнлә һәм көндез республикада көчле җил фаразлана. Аның тизлеге секундына 15-20 метрга, ә урыны белән 23 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Казанда җилнең тизлеге секундына 23 метрга җитәчәк.

Синоптиклар киләсе атна башында Татарстанда салкыннар башланачагы турында хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot