news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кичә Кырым Җәмигъ мәчетендә беренче җәмәгать намазы укыдылар

Кичә Кырым Җәмигъ мәчетендә беренче җәмәгать намазы укыдылар
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Кичә Кырымның Симферополь шәһәрендәге Җәмигъ мәчетендә беренче җәмәгать намазы укыдылар. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Аны намазны Кырым мөфтие Эмирали Аблаев үткәрде. Мәчеткә 300гә якын кеше – Кырым районнары имамнары, Кырым мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре, төзүчеләр килде, дип хәбәр иттеләр журналистларга Кырым мөфтиятендә.

Җәмигъ мәчете Симферопольнең көньягында, сусаклагыч янында урнашкан, аны төзү эшләре 2017 елда башланды. Иман йорты 37х37 метр үлчәмле төп бинаны, 28 метр биеклегендәге гөмбәзне, колоннадалы эчке ишегалдын һәм тәһарәт алу урынын берләштерә. Мәчетнең һәркайсы 50 метр биеклегендәге дүрт манарасы бар. Аллаһ йортының төп бинасы 3 меңнән артык кешене сыйдыра.

Пандемия вакытында төзелеш эшләре тукталды, 2022 елда гына яңадан башланды. Төзелешнең инвесторы – «Социаль-мәдәни проектларга ярдәм күрсәтү фонды», заказчысы – Кырым Республикасы һәм Севастополь шәһәре мөселманнары Диния нәзарәте, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100