news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кичә Татарстанда көчле җил берничә агачны аударган, бер агач машина өстенә төшкән

Кичә Татарстанда көчле җил берничә агачны аударган, бер агач машина өстенә төшкән
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Кичә Татарстанда урыны белән көчле яңгырлар явып узды, көчле җил бер көн эчендә җиде агачны аударган, шуларның берсе автомобиль өстенә төшкән.

Әлеге хәл Алабугада Землянухин урамында булган, парковкадагы җиңел машина өстенә агач төшкән. Урынга шунда ук идарәче компания хезмәткәрләре килгән.

Җил тагын өч агачны Боровое Матюшинодагы «Ветеран» бакчачылык ширкәтендә аударган. Сынган агачларны бакчачылык ширкәте көче белән җыештырганнар. Моннан тыш, Казанның Идел буе урамында, Чаллының Энергетиклар тыкрыгында һәм Алексеевск районының Лебедино авылында агачлар сынып төшүнең берешәр очрагы булган.

Ауган агачлар инде җыештырылган. Бәла-каза нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәде, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100