news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кич белән Татарстанда яшен һәм көчле җил көтелә

Кич белән Татарстанда яшен һәм көчле җил көтелә
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Бүген кич һәм төнлә Татарстанда һава торышы начарлануы көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Республикада яшен көтелә. Аның вакытында җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга, Казанда 15 метрга кадәр көчәюе фаразлана. Синоптиклар фаразлавынча, 20 апрельдә дә начар һава торышы көтелә.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, якындагы көннәрдә Татарстанда аномаль эссе һава торышы була. Һава температурасы +27 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100