news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кибет кассаларында картадан акча алу мөмкинлеге туачак

Саклык банкы быелның икенче кварталында кибет кассаларында картадан акча алырга мөмкинлек бирә торган сервис булдырырга ниятли.

(Казан, 6 февраль, «Татар-информ»). Кибет кассаларында картадан акча алу мөмкинлеге туачак. Саклык банкы быелның икенче кварталында шундый сервис эшләтеп җибәрергә ниятли, дип яза «Ведомости» үз чыганакларына сылтама ясап.

Проект уңышлы гамәлгә ашырылса, бу сервистан Саклык банкы хезмәт күрсәтә торган кибетләрдә әлеге банк картасы хуҗалары гына файдалана алачак. Бу очракта банк транзакцияне мөстәкыйль рәвештә эшкәртәчәк һәм аны түләү системасына җибәрмәячәк, ягъни аңа бәйле булмаячак.

Әлеге мөмкинлекне Mastercard түләү системасы да өйрәнә. Ул Россиянең берничә банкы белән сынаулар үткәрергә өлгерде инде.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot