news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кибет хуҗасы Габбас Хыдыров 10 гаиләгә «Яшел Үзән» газетасын яздыра

Аның яхшы гамәлләреннән тагын берсен генә булса да язмый калып булмый: ул, шулай ук мохтаҗ гаиләләргә, балаларын мәктәпкә киендерүдә ярдәм күрсәтә.

(Яшел Үзән, 29 июнь, «Татар-информ», «Яшел Үзән», Гөлнара Вәлиева). Яшел Үзәндә игелек эшләүче затлар җитәрлек. Шулар арасыннан, гади халык бик яратып йөри торган шәһәр үзәгендәге кибет хуҗасы Габбас Хыдыровны да атап үтәргә кирәктер. Татар милләтеннән булмаса да, мөселман динендәгеләрнең барчасына да хөрмәт белән карый, якын итә.

Без, редакция кызларын әллә каян таный, күреп алса хәлләрне сорашмыйча калмый. Үзе «Яшел Үзән»не укымаса да, ел саен аңа мохтаҗларны яздырмыйча калмый. Быел да 10 шундый гаилә безнең газетабызны алып сөенәчәк һәм Габбас әфәндегә рәхмәт яудырачак. Аның яхшы гамәлләреннән тагын берсен генә булса да язмый калып булмый: ул, шулай ук мохтаҗ гаиләләргә, балаларын мәктәпкә киендерүдә ярдәм күрсәтә. Улы яки кызы укучы булган ата-аналар бик яхшы белә алар өчен күпме чыгым кирәген. Алга таба да күпмилләтле шәһәребездә бер-беребезне ихтирам итеп, ярдәмләшеп яшәүне гадәткә кертик. Габбас Хыдыров кебек эшмәкәрләр тирә-юнендәгеләргә, аның үрнәгендә, мәрхәмәтле булса иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100