news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кибермошенниклар Казанда яшәүче ханымны 135 мең сумга алдый

"Мошенниклык" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды.

(Казан, 14 декабрь, "Татар-информ"). Кибермошенниклар Казанда яшәүче ханымны, авто кирәк-ярак сатып алуны вәгъдә итеп, 135 мең сумга алдаган. Бу турыда ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

"Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсенең "Савиново " полиция бүлегенә 44 яшьлек хатын-кыз гариза белән мөрәҗәгать итте. Ул интернет-сайтларның берсендә автозапчастьләр сату турында игълан урнаштыруы турында сөйләде. Бераздан аның белән билгесез кеше элемтәгә кереп, запас частьләр сатып алырга теләвен әйтте", - дип сөйләделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Җинаятьче сатучыдан акча күчерү өчен банк картасы реквизитларын сораган. Хатын кирәкле барлык мәгълүматларны атагач, аның картасыннан 135 мең сум акча юк була.

"Мошенниклык" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100