news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

KIA каршы як полосага чыккан һәм Cherry белән бәрелешкән - ике йөртүче дә һәлак булган

26 августта Татарстанның Чүпрәле районында юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта республиканың Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Хокук саклаучылар мәгълүматларына караганда, KIA автомобилен йөртүче, «Узып китү тыелган» билгесенә карамастан, каршы як полосага чыккан һәм Cherry автомобиле белән бәрелешкән. Һәлакәт нәтиҗәсендә KIA йөртүчесе урында, ә Cherry йөртүчесе хастаханәдә үлгән.

Фото: © Татарстан Дәүләт автоинспекциясе

news_right_1
news_right_2
news_bot