news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

KIA йөртүчесе фурага бәрелгәч, машинада кысылып калган пассажирны калдырып качкан

Бүген көндез 11:00 сәгать тирәсендә Югары Ослан районында М7 трассасында KIA җиңел машинасы һәм Псков өлкәсеннән килгән Iveco йөк машинасы бәрелешкән.

«Татар-информ»га авария шаһитларыннан билгеле булганча, җиңел машина йөртүчесе алда барган йөк машинасына югары тизлектә килеп бәрелгән. Авариядән соң KIA йөртүчесе машинада кысылып калган пассажирны калдырып качкан.

«Җиңел машина салонында пассажир кысылып калды. Табиблар һәм коткаручылар килгәндә ир-ат аңсыз иде. Зыян күргән ир-атны хастаханәгә алып киттеләр», - дип сөйләде авария шаһитлары. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100