news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КХРның Шаньдун провинциясе һәм ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы хезмәттәшлек турында фикер алышачак

2014-2016 нчы елларда спорт өлкәсендәге хезмәттәшлек буенча өстәмә килешү мәсьәләләре турында фикер алышу булачак.

(Казан, 10 ноябрь, “Татар-информ”). Иртәгә, 11 нче ноябрь көнне 12 сәгатьтә, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы конференц-залында Кытай Халык Республикасы Шаньдун провинциясенең Физик тәрбия һәм спорт эшләре буенча комитеты һәм ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы арасында хезмәттәшлек кысаларында “түгәрәк өстәл” утырышы узачак.

Чарада ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, аның беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, спорт төрләре буенча спорт федерацияләре вәкилләре, Шаньдун провинциясенең спорт буенча идарәсе секретаре урынбасары Ван Янкуй, Шаньдун провинциясенең гандбол ассоциациясе рәисе урынбасары Сун Цзинго һәм башкалар катнашачак. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының рәсми сайтында хәбәр ителә.

“Түгәрәк өстәл”дә 2014-2016 нчы елларда спорт өлкәсендәге хезмәттәшлек буенча өстәмә килешү мәсьәләләре турында фикер алышу булачак.

Өстәмә килешүне имзалауның максаты квалификацияле спортчылар һәм белгечләр, тренировкалар процессын уздыруда тәҗрибә алмашуны күздә тота.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100