Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
КХР делегациясе, Россиядә туризмны популярлаштыру өчен, Казанга килә
Визит Сычуань мәдәният һәм туризм атнасы кысаларында оештырыла
(Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ»). 6 ноябрьдә «Корстон» кунакханә, сәүдә һәм күңел ачу комплексында“Кытай һәм Сычуань провинциясендә туризм форумы уздырыла, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте.
Форум кысаларында Россия һәм Кытай туроператорлары һәм һава юлында (авиа) хезмәт күрсәтүче компанияләр вәкилләре чыгышлары планлаштырылган.
Чара тәмамланганда, Сычуань ашларын татып карарга һәм Сычуань опера сәнгатен бәяләргә мөмкин булачак.
Кытайның Сычуань провинциясе Туризм һәм мәдәният департаменты министры Хао Канли әфәнде, Сычуань мәдәният һәм туризм атнасы кысаларында, Россиягә килә. Кытай делегациясе, Россиядә Сычуань провинциясенең туристлык мөмкинлекләрен популярлаштыру һәм алга этәрү ниятеннән, хөкүмәт программасы буенча килә. Визит кысаларында делегацияләр Мәскәүдә, Казанда һәм Чабаксарда булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз