Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
КХЛның яңа сезоны 2 сентябрьдә башланыр дип көтелә
Катнашучылар составы расланганнан соң, лига календарь төзү белән шөгыльләнәчәк.
(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). Континенталь хоккей лигасының 2020/2021 сезоны башлану якынча 2 сентябрьгә билгеләнгән. Бу хакта КХЛ президенты Алексей Морозов сөйләде.
«Календарьны төзү белән катнашучылар составы расланганнан соң шөгыльләнә башлаячакбыз. Әлегә чемпионатны 2 сентябрьдә башларга ниятлибез. Әмма, әлбәттә, барысы да эпидемиологик хәл торышына бәйле», — дип китерә Морозов сүзләрен РБК сайты.
Лига президенты катнашучылар составын раслау элек март аенда билгеләнгәнлеген, әмма хәзер ул май — июнь айларына күчерелгәнлеген әйтте. «Безнең директорлар советына чыгарылачак уйланылган карар кабул итәргә вакытыбыз бар», — дип аңлатты ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз