news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

КХЛда плей-оффта катнашу хокукын югалткан беренче команда билгеле булды

Ханты-Мансиның “Югра” командасы үз тарихында ике мәртәбә генә плей-оффта катнашты.

КХЛда плей-оффта катнашу хокукын югалткан беренче команда билгеле булды
Василий Иванов

(Казан, 3 гыйнвар, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Ханты-Мансиның “Югра”сы КХЛның бу сезонында плей-оффта катнашу хокукын югалткан беренче команда булды.

Хәзер даими чемпионатта калган 10 уенны җиңү белән төгәлләсә дә, “Югра” Көнчыгыш конференциядә 8 нче урынга күтәрелә алмаячак.

“Югра” КХЛда уйнау тарихында ике мәртәбә генә плей-оффка уза алды.

Шунысы да игътибарга лаек: декабрь аенда “Югра” белән “Ак Барс” хоккейчылары капкачылар белән алышынды – Казаннан Тимур Билалов китте, Ханты-Мансидан Александр Шарыченков килде.

news_right_1
news_right_2
news_bot