news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КХЛ үзенең хоккей телеканалын төзү турында игълан итте

Лига бу проектны “НТВ-Плюс” белән хезмәттәшлектә тормышка ашырачак

(Казан, 23 сентябрь, “Татар-информ”). Россиядә хоккей матчларын трансляцияләүче махсус телеканал төзеләчәк. Бу хакта бүген Континенталь хоккей лигасы игълан итте.

Сентябрь аенда КХЛ чемпионатындагы матчларның 73 проценты телевидение аша күрсәтелә. Кайбер уеннарның берьюлы берничә телеканал тарафыннан күрсәтелүе сәбәпле, бер айга туры килүче трансляцияләрнең гомуми саны 127 гә җитә. Шуның 25 е - “Спорт” каналы, 82 се- төбәк каналларына, 15 е- чит ил каналларына һәм 5 се “НТВ-Плюс” тагы сынау трансляцияләре өлешенә туры килә. Моннан тыш, 43 матч Континенталь хоккей лигасының рәсми сайтында турыдан-туры трансляцияләнә. Шулай итеп, сентябрь аендагы трансляцияләр саны 177 гә җыела. КХЛ ның рәсми сайты хәбәрләренә караганда, сентябрь трансляцияләренә ясалган анализ махсус хоккей каналы өчен уеннар программасын төзүгә этәргән.

Бу ниятен тормышка ашыруда КХЛ “НТВ-Плюс” каналы белән хезмәттәшлек итәчәк. 1 октябрьдән башлап “НТВ-Плюс” пакетындагы канал спутник аша эфирга чыгачак. Алга таба ул Россия һәм чит илләрдәге спутник, кабель операторлары арасында таратылачак. Бу хакта бүген матбугат конференциясендә КХЛ президенты Александр Медведев белән “НТВ-Плюс” ның генераль директоры Дмитрий Самохин хәбәр итте.

15 сентябрьдә инде КХЛ-ТВ каналы теркәлү турында таныклык алган. “НТВ-Плюс” белән Континенталь хоккей лигасы уртак редакция советын төзеп, каналның концепциясен һәм тапшырулар челтәрен билгеләүне аңа йөкләячәк. Александр Медведев Лиганың үз телеканалын булдыру хоккейны популярлаштыруда мөһим адым булачак, дип ышандыра.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100