news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

“КХЛ-ТВ” эшли башлады

Бүген анда “Ак Барс-Торпедо” очрашуын да күзләргә мөмкин булачак

(Казан, 1 октябрь, “Татар-информ”). Бүген 15 сәгать 30 минутта Россиядә беренче махсуслашкан хоккей каналы эшли башлады. Континенталь хоккей лигасының үз телеканалын булдыру илдә хоккейны популярлаштыруда мөһим адым булыр, дип исәпләнә.

Каналда беренче эфирны бүген “Вбрасывание” программасы ачып җибәрде. Ул экраннарга көн саен чыгачак. Бүген яңа хокке йканалы тамашачыларга ике матчны турыдан-туры эфирда карау мөмкинлеген бирә. Аның берсе “Себер”-“Автомобилист”, икенчесе- “Ак Барс-Торпедо” очрашуы.
Бу ниятен тормышка ашыруда КХЛ “НТВ-Плюс” каналы белән хезмәттәшлек итә. “НТВ-Плюс” пакетындагы канал спутник аша эфирга чыга. Алга таба ул Россия һәм чит илләрдәге спутник, кабель операторлары арасында таратылачак

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100