news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КХЛ киләсе сезонда дүртәр клублы алты дивизионга бүленәчәк

Бүген Мәскәүдә КХЛ Директорлар советы утырышы узды.

КХЛ киләсе сезонда дүртәр клублы алты дивизионга бүленәчәк
Ильнар Тухбатов

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). Континенталь хоккей лигасы 2018-2019 елгы сезонда дүртәр клублы алты дивизионга бүленәчәк. Бу хакта журналистларга КХЛ президенты Дмитрий Чернышенко белдерде, дип яза ТАСС агентлыгы.

Бүген Мәскәүдә КХЛ Директорлар советы утырышы узды.

“Даими чемпионатта 60 уен калдырабыз, лига географиясе киңәячәк. Киләсе сезоннан дүртәр клублы 6 дивизион булачак”, – дип сөйләде Чернышенко.

Исегезгә төшерәбез, хәзерге вакытта лига дүрт – Бобров, Тарасов, Харламов һәм Чернышев дививизионнарына бүленгән. Аларның Бобров дивизионыннан кала һәрберсендә 7шәр команда тупланган, ә Бобров дивизионында командалар саны 1гә азрак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100