Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
КГМА, КГМУ һәм башкалар даруларны үзләрендә тикшерәчәк
Татарстанның кайбер медицина учреждениеләре даруларга клиник тикшерүләр уздыру хокукын ала
(Казан, 25 август, «Татар-информ», Ләйсән Әсәдуллина). Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәт тарафыннан 6 августта кабул ителгән Боерыкта даруларга клиник тикшерү үткәрүгә хокукы булган сәламәтлек саклау учреждениеләре Исемлеге китерелгән. Әлеге Исемлеккә Татарстан учреждениеләре дә кергән.
Аерым алганда, хәзер Казан дәүләт медицина академиясе, Казан дәүләт медицина университеты, Республика клиник офтальмология хастаханәсе, Республиканың СПИД һәм йогышлы авыруларга каршы көрәш һәм аларны кисәтү үзәге, Республика наркология диспансеры, Республика клиник онкология диспансеры, Республика балалар клиник хастаханәсе, ТР Эчке эшләр министрлыгының медицина-санитар часте, Казанның эпидемиология һәм микробиология буеча фәнни-тикшеренү институты, Республика клиник хастаханәсе, 2-нче Республика клиник хастаханәсе үзләрендә даруларга клиник тикшерү уздыра ала. Бу турыда Казан дәүләт медицина академиясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз