Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
КГАСУда Татарстан Президенты йөкләмәсе белән эшләнгән Өченче тау проектлары тәкъдим ителә
Вишневский һәм Тихомирнов урамнары арасындагы мәйданны тарихи заманча күзаллаудагы проект семинары берничә көнгә сузылды.
(Казан, 7 март, «Татар-информ»). Бүген Казан дәүләт архитектура һәм төзелеш университетында (КГАСУ) BFFT.space Казан архитектура –белем бирү тирәлегендә Калинин, Вишневский һәм Тихомирнов урамнары арасындагы тарихи мәйданны камилләштерү буенча проект презентациясе һәм җәмәгать фикер алышуы үтә. Бу хакта Татарстан Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова хәбәр итә.
Семинарда Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча эшләнгән Өченче тау - Вишневский һәм Тихомирнов урамнары арасындагы мәйданны тарихи заманча күзаллаудагы проектлары презентацияләнә. Әлеге чараның заказчысы «Аркада» төзелеш компаниясе, ул бу мәйданның бер өлешенең хуҗасы булып тора һәм Татарстан Президенты карамагындагы шәһәр төзелеше комиссиясенә берничә тапкыр үз вариантларын да тәкъдим иткән булган.
Семинарда Казан дәүләт архитектура һәм төзелеш университеты укытучылары һәм аспирантлары куратор вазифасын башкара, чарада барлыгы алты төркем катнашкан. Анда югары курс студентлары да, магистрлар да бар.
«Аркада» төзелеш компаниясе техник биреме буенча архитектрорлар 6,65 гектарда офис биналары белән торак комплекс төзелеше карарын тәкъдим итәргә тиеш.
Экспертлар - Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева, Татарстан Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, архитекторлар Герман Бакулин, Александр Дембич, Сергей Саначин, Рамил Аитов, Архитектура һәм дизайн институты директоры Карина Нәбиуллина, архитектор-реставратор Фәрида Зәбирова, мәдәният министры урынбасары Светлана Персова.
Әмма жюри җиңүчене билгели алмаган. Беренче ике урын шәһәр төзелеше кафедрасы (кураторлар – Мария Латыйпова һәм Светлана Гафурова) һәм архитектура теориясе һәм практикасы кафедрасына (кураторлар – Степан Новиков һәм Инесса Фәхретдинова) бирелә. Икенче дәрәҗә дипломга проектлаштыру кафедрасы командасы (кураторлар – Фаина Мөбарәкшина һәм София Агишева) лаек була. «Аркада» компаниясеннән махсус приз ГРАДО кафедрасы командасына тапшырыла.
Төп нәтиҗәләр семинарның йомгаклау өлешендә чыгарыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз