news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУның Татар халык хоры Бурятия Республикасында татарча концертлар куйды

«Бу хор коллективы Россия халкының милли мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, телләрен саклап калуга һәм үстерүгә ярдәм итә», - диде Бурятиянең Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Саҗидә Батталова.

КФУның Татар халык хоры Бурятия Республикасында татарча концертлар куйды
Зилә Мөбәрәкшина

Казан федераль университетының Татар халык хоры Бурятия Республикасында татарча концерт программасын тәкъдим итте. 55 еллык тарихы булган коллектив Бурятиянең Максимиха авылында һәм Улан-Удэ шәһәрендә татар, грузин, инглиз, рус һәм итальян телендә җырлар башкарды.

«Без Байкал күле янында урнашкан Максимиха авылында тордык һәм шунда ял итүчеләргә концертлар бирдек. Улан-Удэ шәһәрендә җирле татарлар, бурятлар, Татар милли-мәдәни автономиясе әгъзалары белән очраштык, аларга да концертлар куйдык. Безнең килүгә бик сөенделәр, чөнки татар көйләренә бик сусаганнар», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә хорның алыштыргысыз җитәкчесе Ирнис Рәхимуллин.

Улан-Удэдагы концерт Буртиянең Татар милли-мәдәни автономиясенең 25 еллыгы һәм Татар халык хорының 55 еллыгына багышланды.

«Мин Татар халык хорының зур җанатары. Казанда булганда Татар халык хоры концертын исем китеп тыңладым. Шулчак: «Безнең якларга – Байкал күленә дә килегез! Сезнең тавышлар анда да яңгырарга тиеш», - дип чакырган идем. 30 кешедән торган коллектив кайдан акча табып, ничекләр килә алыр икән, дип кайгырдым. Әмма уй-теләкләр чынга ашты, килгәнегез өчен рәхмәт», - диде Бурятиянең Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Саҗидә Батталова.

Саҗидә Батталова Бурятиянең Халыклар дуслыгы йорты исеменнән КФУның Татар халык хорына милләтара хезмәттәшлеккә һәм мәдәниятләр диалогына зур өлеш керткәне өчен Рәхмәт хатын тапшырды. «Мондый иҗтимагый хәрәкәт Россия халкының милли мәдәниятен, гореф-гадәтен, телләрен саклап калуга һәм үстерүгә ярдәм итә», - диде ул һәм Бурятиядә яшәүче татарлар исеменнән дә рәхмәтен белдерде.

«Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ирнис Рәхимуллин 55 ел дәвамында сәнгатькә хезмәт итә. Ул бик бәхетле кеше. Татар халык хоры халыклар дуслыгы, гаилә кыйммәте турында җырлар башкара. Бурятиядә булсынмы, Татарстандамы – без кыйммәтләрне саклап калабыз. Концерт патриотик рухта булды. Сезнең сәнгатькә мәхәббәтегез дөньяны тагын да ямьләндерә, яктырта, тамашачыларның күңелен күтәрә», - диде Саҗидә Батталова.

Бурятиянең «Россия әрмәннәр берлеге» төбәк бүлекчәсе рәисе Марсель Арутюнян Татар халык хоры зур залларда чыгыш ясарга лаек дип саный. «Россия төбәкләре буйлап үз милләтеңнең гореф-гадәтләрен, җырларын күрсәтеп йөрү зур бәхет. Концертлар белән безгә ешрак килсәгез иде. Без моңа шат кына булачакбыз. Иҗат юлыгыз уң булсын», - диде ул.

«Безнең бурыч – күтәренке кәефне халыкка тарату. Бу җир төрки, бурят, тунгус, рус һ.б. монда төпләнеп калучы халыкларның җирләре. Алар монда яшәп, сәнгатьне, гүзәллекне тудыра. Безне каршы алучыларга, тамашачыларга рәхмәтлебез. Залда 30 түгел, ә 3 мең тамашачы утырган кебек булды», - дип бәяләде концертны традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең элекке җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Фәнзилә Җәүһәрова.

Концертта Бурятиянең аксакаллар советы рәисе Руфия Мирзаева да килгән иде. Ул җырчыларга үз теләкләрен җиткерде. «Миңа тиздән 88 яшь тула, 40 яшькә яшәргәндәй булдым. Тагын килегез! Без Казаннан бик еракта яшибез, ватаныбызны сагынабыз. Сез безгә Татарстаныбыздан сәламнәр алып килдегез, безне татар җыр-моң дөньясында йөздердегез», - диде ул.

  • Саҗидә Батталова һәм Ирнис Рәхимуллин барлык хорчылар исеменнән концертны оештырган иганәче Булат Җәүһәровка рәхмәтен җиткерде.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100