news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

КФУның Идарә, икътисад һәм финанслар институты 95 еллыгын билгеләп үтте

Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Абдулганиев Казан федераль университетының Идарә, икътисад һәм финанс институтының 95 еллык юбилее белән югары уку йорты педагогларын, студентларын һәм ветераннарын котлады. Тантаналы чара бүген әлеге институтта узды. Шулай ук юбилей кичәсе кысаларында зур лекция аудиториясе ачылды.

Казан финанс-икътисад мәктәбе үзенең гасырлык үсеше тарихында икътисад, финанс секторы һәм дәүләт идарәсе өчен кадрлар әзерләү системасында Россиянең әйдәп баручы үзәкләренең берсенә әверелде.

«Бу еллар эчендә институт гаять зур үсеш юлы узды. Илебезнең әйдәп баручы белем бирү һәм фәнни үзәкләренең берсенә әверелде, – дип басым ясады Фәрид Абдулганиев. – Ул югары квалификацияле белгечләр әзерләүгә, илнең икътисади потенциалын формалаштыруга һәм финанс фәнен үстерүгә бәяләп бетергесез өлеш кертте. Минем өчен бу юбилей аеруча кадерле. 30 ел элек миңа бу залда финанс-икътисад институтын тәмамлау турында диплом тапшырдылар. Вакыт бик тиз үтте, һәм бүген тагын сезнең белән булуыма шатмын. Монда мин укыдым, укыттым. Минем өчен бу – бина гына түгел, ә зур гаилә».

Республика парламенты башлыгы сүзләренә караганда, Идарә, икътисад һәм финанс институты Татарстанның хезмәт казанышлары елъязмасы белән тыгыз бәйләнгән тарихы белән дан тота. «Безнең Казан финанс-икътисад институты илебез финанс-икътисад фәненең флагманы иде. Биредә, барлык Югары икътисад мәктәбе лидеры буларак, ЭВМ, яңа технологияләр үзләштерелде, – диде Фәрид Абдулганиев. – Кискен үзгәрешләр һәм сынаулар чорында институт, инновация технологияләрен һәм укыту методларын актив кертеп, халыкара хезмәттәшлекне үстереп һәм әзерлекнең яңа юнәлешләрен ачып, заман белән бергә атлавын дәвам итә».

Дәүләт Советы Рәисе билгеләп үткәнчә, үзенең йөз елга якын тарихында югары уку йортында талантлы педагоглар һәм галимнәр, атказанган ветераннар эшләгән һәм төп байлык – 61 меңнән артык яшь белгеч чыгарган, алар Татарстанның һәм тулаем Россиянең социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертүләрен дәвам итәләр. «Чын күңелдән эшкә тугрылык һәм туган университетны ярату киләчәктә дә Казан, Татарстан, бөек Ватаныбыз алга таба да чәчәк атсын өчен хезмәт итәсенә ышанам», – дип йомгаклады сүзен Фәрид Абдулганиев.

Идарә, икътисад һәм финанс институты хезмәттәшләрен юбилей белән шулай ук КФУ ректоры Ленар Сафин котлады. Ул билгеләп үткәнчә, аның өчен бу бәйрәм аерым әһәмияткә ия – ректор альма-матерга хезмәт юлын нәкъ менә шушында башлаган һәм үзе икътисад институтын тәмамлаган.

news_right_1
news_right_2
news_bot