news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУның Филология институты үз хезмәткәрләренең 1нче сыйныфка баручы балаларын бүләкләде

Бәйрәмгә чакырылган балалар рюкзак һәм мәктәп өчен кирәк-яраклар белән бүләкләнде.

КФУның Филология институты үз хезмәткәрләренең 1нче сыйныфка баручы балаларын бүләкләде
Рифат Каюмов

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты үз хезмәткәрләренең 1нче сыйныфка баручы балаларын бүләкләде.

«Безнең институтта 5 мең, ә Казан федераль университетында 50 меңгә якын студент укый. Бу бик күп. Без монда укытучылар, тел һәм әдәбият белгечләре әзерлибез. 11 елдан сез дә университетка укырга килерсез, ә аңарчы безнең бәйгеләрдә катнашырсыз, дип өметләнәм. Бәлки, кайберләрегез киләчәктә бу бинада эшләр дә әле», - дип мөрәҗәгать итте балаларга институт директоры Рәдиф Җамалетдинов.

Рәдиф Җамалетдинов

Фото: © Рифат Каюмов

Директорның котлау сүзләреннән соң Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студентлары тарафыннан балаларга күңел ачу программасы оештырылды. Балалар үзләре дә тамашачыларны һөнәрләре белән сөендерде. Яшь булуларына карамастан, араларында фортепианода, скрипкада уйный белүчеләр, сәнгатьле итеп шигырь сөйләүчеләр бар иде.

Габдулла Тукайның «Су анасы» шигырен сәнгатьле итеп башкарган Сания «Адымнар» мәктәбенә, ә Муса Җәлилнең «Кызыма» шигырен сөйләгән Саҗидә Казанның 2нче татар гимназиясенә керәчәген әйтте.

Бәйрәмгә чакырылган балалар рюкзак һәм мәктәп өчен кирәк-яраклар белән бүләкләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100