news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

КФУның элеккеге ректоры Илшат Гафуровны экспертиза үткәрү өчен Самарага озаттылар

Мәскәү шәһәр суды КФУның элеккеге ректоры Илшат Гафуровны сак астында тоту вакытын озайтты. Башкала суды матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына шундый мәгълүмат җиткерделәр.

Бу юлы Гафуров белән видеоэлемтә аша сөйләштеләр. Процесста ачыкланганча, элеккеге ректорны башкаладан Самараның 4нче тикшерү изоляторына озатканнар. Бу, янәсе, суд-психиатрия экспертизасын үткәрү өчен кирәк.

Гафуров узган елның декабрендәге заказлы үтерү турындагы эшнең фигуранты булды. Аны Алабуга депутаты Исрафиловны үтерергә котыртуда гаепләделәр. Моның өчен ул «29нчы комплекс» оешкан җинаятьчел төркеме әгъзаларына ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.

Гафуровны тоткарлап, шунда ук Мәскәүгә озаттылар. Ул чагында Мәскәүнең Басман суды элеккеге ректорны тикшерү изоляторына ябу турында карар чыгарды.

news_right_1
news_right_2
news_bot