news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

КФУның элеккеге ректоры Гафуровның адвокатлары хөкем карарына апелляция биргән

Казан федераль университетының элеккеге ректоры Илшат Гафуровның адвокатлары аңа карата кеше үтерү оештыру эше буенча чыгарылган хөкем карарына апелляция биргән. Бу хакта ТАССка Мәскәүнең Савелов район судында хәбәр иттеләр.

Исегезгә төшерик, Гафуровны «Алдан сөйләшеп бер төркем затларны яллап кеше үтерү» маддәсе нигезендә гаепле дип таныдылар.

Мәскәү суды КФУның элеккеге ректоры Илшат Гафуровка хөкем карары чыгарды, дип хәбәр итте «Татар-информ». Аны гаепле дип таныдылар. Гафуровка 22 ел катгый режимлы колония рәвешендә җәза билгеләделәр.

Шул ук вакытта суд гражданнарның өч дәгъвасы нигезендә мораль зыян китергән өчен 20шәр миллион сум түләтү турында карар чыгарды. Илшат Гафуров үзенә карата белдерелгән гаепләүләрдә катнашы юклыгы турында берничә тапкыр әйтте һәм судтан аклау карары чыгаруны сорады.

Тикшерү версиясе нигезендә, 1999 елда Гафуров эшмәкәр Исрафиловны үтерергә заказ биргән. Бизнесмен ул вакытта Алабуга шәһәр советы депутаты булган һәм Алабуга башлыгы Гафуровны тәнкыйтьләгән. Исрафиловны 1999 елда Мәскәүдә ЦСКА спорт комплексы янында атып үтергәннәр.

13 майда Гафуровның җинаять эше буенча җаваплылыкка тарту срогы чыгу турында билгеле булды. Әмма судның аны җаваплылыкка тарту хокукы саклана. Җинаять эшенең срогы чыгу сәбәпле, гаепле дип табылган очракта Гафуров гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителә алмый.

Гафуров 2010 елдан алып 2021 елда кулга алынганчыга кадәр КФУны җитәкләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot