Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
КФУның барлык тулай торакларын ике-өч елда төзекләндерергә ниятлиләр
Казан федераль университетының барлык тулай торакларын ике-өч ел дәвамында төзекләндерергә планлаштырыла. Бу хакта КФУ ректоры Ленар Сафин бүген Татарстан Дәүләт Советының 18нче утырышында хәбәр итте.
«Универсиада авылындагы тулай тораклар чагыштырмача яңа, ә калганнары совет чорында төзелгән, соңгы дүрт елда без аларны яңарту, норматив торышка китерү белән актив рәвештә шөгыльләнәбез», – диде Ленар Сафин. Ул җиде тулай торакта капиталь ремонт үткәрелгәнен әйтте.
«Бу нәрсәнедер алмаштыру, буяу гына түгел. Бүлмәләр тулысынча яңа кыяфәткә китерелә, яңа җиһазлар, яңа урын-җир сатып алына. Тулай торакларда хәтта кер юу машиналары бар. Өч йолдызлы кунакханә кебек алар. Студентлар бик канәгать», – диде ректор.
Ленар Сафин әйтүенчә, быел Кызыл позиция, 2А адресында урнашкан тулай торакны төзекләндерәчәкләр. Ректор сүзләренчә, тулай торакларда яхшы шартлар булдыру читтән килүче абитуриентларны җәлеп итәргә дә булыша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз