news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУның журналистика бүлеге студенты Талия Төхвәтуллина тәүге тапкыр тавыш бирде

«Гражданлык позициямне күрсәтергә теләп сайлауга килдем», — диде быел беренче тапкыр сайлауда катнашкан Арча шәһәре кызы.

КФУның журналистика бүлеге студенты Талия Төхвәтуллина тәүге тапкыр тавыш бирде
arskmedia.ru

(Арча, 13 сентябрь, «Татар-информ», «Арча хәбәрләре», Гөлсинә Зәкиева). Казан федераль университетның журналистика факультеты студенты, Татарстанның Арча шәһәре кызы Талия Төхвәтуллина быел беренче тапкыр сайлауда катнашты. «Гражданлык позициямне күрсәтергә теләп сайлауга килдем», — диде ул, дип яза arskmedia.ru

Талия Төхвәтуллина «Алтын каләм» республика бәйгесендә 4 ел рәттән үзен сыный, җиңүләр яулый. XXI сыйныфта укыганда «Рус телендә иң яхшы телевизион тапшырулар алып баручы» номинациясендә җиңә. Быел «Сәләт» оешмасы үткәрә торган «Сәләткә нур булган йолдызлар» бәйгесендә «Публицистика» номинациясендә беренче була. «Әйдә, ТНВ» бәйгесендә җиңеп чыга.

«Бу уку өчен грант та иде. Хәзерге вакытта КФУның журналистика факультетында укыган өчен "ТНВ" каналы түли. „Алтын каләм“ бәйгесендә күреп алып, „Шаян ТВ“ тапшыруына чакырдылар. Бүген мин „Шаян ТВ“ каналында „Яшьләр тукталышы“ тапшыруы корреспонденты, шулай ук „Ялкын“ журналына да даими мәкаләләр биреп барам», — дип сөйләде Талия Төхвәтуллина үзе турында.

Студент кыз киләчәк турында уйлана. «Республика соңгы елларда кызу адымнар белән алга китте. Шушы темпны киметмәсен иде, — дип теләкләрен җиткерде ул. — Халыкара спорт ярышлары, Универсиада бездә үтте. Төзекләндерүләр булды, яңа зур-зур биналар калкып чыкты. Хәзер мин "Универсиада авылы"ндагы бер йортта тулай торакта яшим. Чит илләр белән хезмәттәшлек дәвам итсен, эш урыннары булсын, хезмәт хаклары артсын иде».

Мәгълүм булганча, 11-13 сентябрьдә Татарстанда республика Президентын сайлау, шулай ук Россия Дәүләт Думасына һәм Татарстан Дәүләт Советына, муниципаль берәмлекләрнең вәкаләтле органнарына депутатлар сайлау буенча да өстәмә сайлаулар уза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100