Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
КФУның яшь галиме яшерен нефть запасларын эзли
КФУ аспиранты Руслан Гайфетдинов Татарстанның нефть чыганакларын өйрәнгән.
(Казан, 21 октябрь, “Татар-информ”, Мәрьям Насыйрова). КФУның Геология һәм нефть-газ технологияләре институты аспиранты Руслан Гайфетдиновның фәнни хезмәте “Киләчәк фәне – яшьләр фәне” конференциясе кысаларында үткәрелгән конкурста иң яхшы эшләрнең берсе дип билгеләнгән. Бу хакта КФУ сайтында хәбәр ителә.
Үзенең хезмәтен Руслан Гайфетдинов Татарстанның төньяк-көнчыгышында урнашкан нефть чыганакларын өйрәнүгә багышлаган. Тикшерү барышында запасларның җитештерелү дәрәҗәсен, суландыруның нәтиҗәлелеген өйрәнә һәм нефтьне тулыландырырга мөмкин булган зоналарны ачыклый.
“Практиклар теория белән шөгыльләнүчеләрне бик тыңларга яратмый, аеруча галим яшь булса. Ләкин миңа үз карашымны исбатлау мөмкинлеге бирелде. Дүрт ай дәвамында скважиналарны тикшердек. Алар тамчысына кадәр кулланылган скважиналар иде. Без аларны кулланып була алуын исбатладык,” – ди Руслан Гайфетдинов.
Аның фикеренчә, нефть запасын арттырырга, перспективалы зоналарны табарга мөмкинлек бирүче махсус методика нефть оешмаларын икътисади яктан үстерергә ярдәм итәчәк. Руслан Гайфетдинов нефть чыганакларын спектраль шумометрия методы нигезендә өйрәнә. “Бу геофизик технологияләрдә иң үсеш алган ысулларның берсе”, – ди ул.
Руслан Гайфетдинов фән белән инде беренче курста укыганда ук кызыксына башлаган. Хәзер Русланның хезмәте Инновацияләргә булышу фонды ярдәменә лаек булган. Димәк, әлеге хезмәтнең киләчәге бар дигән сүз.
Яшь галимнең кызыксынулары фән белән генә чикләнми. Ул инде ике ел КФУның туристлык клубын җитәкли, үзе дә эзләнергә, сәяхәт итәргә ярата. Мәсәлән, быел Руслан Тянь-Шань тауларында булган. “Тәүлектә 24 сәгать. Бу азмы, күпме һәркем үзе билгели. Мин вакытымны мөмкин кадәр файдалырак уздырырга тырышам. Үзең шөгыльләнгән нәрсәләр чыннан да ошый икән, син аңа һәрвакыт вакыт табасың,” – ди егет.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз