news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

КФУның Университет клиникасы базасында Covid-госпиталь ачылачак

Яңа коронавирус инфекциясе йоктырган авыруларны Шмидт урамындагы бинада кабул итәчәкләр.

КФУның Университет клиникасы базасында Covid-госпиталь ачылачак

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Казан федераль университетының Университет клиникасы базасында оештырылган госпиталь яңа коронавирус инфекциясе йоктырган авыруларны кабул итәргә әзер. Бу хакта югары уку йорты медиапорталы сайтында хәбәр ителә.

КФУ ректоры Илшат Гафуров эш киңәшмәсендә Covid-госпитальнең ачылырга әзер икәнлеге хакында белдерде. Агентлыкның республика Сәламәтлек саклау министрлыгындагы үз чыганагы әлеге мәгълүматны раслады.

«Бүгенге көндә бина коронавирус инфекциясе йоктыруда шикләнелгән пациентларны кабул итү өчен тулысынча җиһазландырылган. Без үз хезмәткәрләребез һәм тулаем алганда Казан халкы турында кайгыртырга әзер булырга тиеш», - диде университет ректоры Илшат Гафуров.

Госпиталь Казан федераль университетының медицина-санитар часте терапия бүлеге базасында (Шмидт урамы, 31) ачылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot