news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУның Татаристика бүлегендә укырга теләүчеләр арасында регионнардан килүчеләр азайган

Әмма шул ук вакытта КФУның Татаристика һәм тюркология югары мәктәбенә чит илдән килеп белем алучы студентларның саны арткан.

(Казан, 14 декабрь, “Татар-информ”, Гөлүзә Гыймадиева). Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты Габдулла Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбе эшчәнлегенең еллык нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясендә татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлеге мөдире Әлфия Йосыпова Россия төбәкләреннән килгән студентларның кимүенә карата шөбһәсен белдерде. Матбугат конференциясе “Ватаным Татарстан” газетасы редакциясе белән берлектә оештырылды.

“Бу мәсьәлә безне бик борчый. Шуңа күрә Татарстан Мәгариф министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә әлеге юнәлештә эшебезне активлаштырырга кирәк дип саныйбыз”, - диде Әлфия Йосыпова.

Шулай ук чит илләрдән килүче студентларның артуын искәртте. Бүген татаристика һәм тюркология югары мәктәбендә чит илдән килгән 58 студент белем ала. “Алар арасында Кытайдан килгән милләттәшләребез шактый күп. Шулай ук Төркия, Казахстаннан килгән студентларда югары мәктәп тәкъдим иткән программалар зур кызыксыну уята башлады”, - диде Әлфия Йосыпова.

Быел татаристика һәм тюркология югары мәктәбенә көндезге һәм читтән торып уку бүлегенә 7 бакалавр, 5 магистрлык программасына кабул итү булган. Татар теле һәм әдәбияты юнәлешендә 196 яшь белгечкә диплом бирелгән, 158 кеше бакалавриат һәм магистратура программасына кабул ителгән. Статистика мәгълүматларына караганда, Әлфия Йосыпова әйтүенчә, алар чыгарган яшь белгечләрнең 70-80% эшкә урнаша.

Бүген югары мәктәп составында 6 кафедра бар. Кафедралар белән беррәттән татар телен, әдәбиятын үстерүгә Татар теле экологиясы, Лингвокультурология һәм лексикография, Әдәби һәм театраль тәнкыйть, Тюркология һәм мәдәниятара бәйләнешләр, Таталарның һәм Идел буе татарларының музыкаль фольклоры, Сәнгати компьютер технологияләре һәм дизайн лабораториялары хезмәт итә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100