news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУның татар журналистикасы магистратурасында биш урынның өчесенә дәгъва кылучылар билгеле

Татар журналистикасында таныш исемнәр - Регина Шиһабетдинова, Гүзәлия Гыйниятуллина һәм Лиана Мәрдановалар имтиханда югары балл алды.

(Казан, 27 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татар журналистикасы буенча магистратурадагы биш бюджет урынының өчесендә кемнәр укыячагы төгәл билгеле. “Регина Шиһабетдинова, Гүзәлия Гыйниятуллина һәм Лиана Мәрдановалар югары балл алды. Алар магистратураның бюджет урыннарына кергәнлеге хәл ителгән. Әле ике урын белән ачыклык юк, чөнки кайберләре документларының төп нөсхәләрен китермәделәр”, - диде КФУның татар журналистикасы кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Васил Гарифуллин.

Исегезгә төшерәбез. Бүген бакалавр дипломы алган кызлар-егетләр Казан федераль университетының Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе магистратурасына имтихан тапшырды. Татар журналистикасы юнәлеше буенча биш бюджет урынына унҗиде егет һәм кыз дәгъва итә иде. Аларның күбесе татар медиа юнәлешендә үз урынын тапкан егетләр-кызлар.

“Татар-информ” хәбәрчесе магистрлыкка имтихан тапшыручылар белән аралашты.

“Мин магистратураны укуны үзем өчен кирәк дип саныйм. Миңа бирелгән сорауларның берсе журналистикада хокукый нигезләр, икенчесе социология белән бәйле иде, – ди “Татаркино” оешмасының матбугат сәркатибе, журналист Регина Шиһабетдинова. – Безгә биредә теоретик белемне бик яхшы бирәләр. Практик як та бик камилләште. Безне төрле ведомстволарга – таможняга, роддомга, хәтта төрмәгә дә алып бардылар. Бу журналистның күзаллауларын киңәйтә”.

“Мин эшләп укыдым, журналистика мине үзенә тартты. Һөнәремнең бөтен нечкәлекләрен белү өчен магистратурага керергә җыенам, – ди ТНВ журналисты Айзилә Батырханова. – Бүген миннән социаль мәсьәләләрне хәл итүдә журналистиканың роле турында сорадылар. Журналистиканы дүртенче хакимият дип саныйм һәм ул халык мәнфәгатьләрен яклаучы. Яшермим, икенче сорау – очерклар миңа авыррак булды”.

“Мин PR, маркетинг буенча эшлим, бакалавриатта алган белемемне магистратурада дәвам итәсем килә, алга таба аспирантурага да керергә уйлыйм, – ди Татар яшьләр форумы белгече, журналист Гүзәлия Гыйниятуллина. – Мин татар журналистикасында укытырга, киләчәктә аңа ялкын өстәргә хыялланам. Үземнең магистратурага керәсемә ышанам”.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100