news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУның татар журналистикасы бүлеге студентлары "Җырлыйк әле" тапшыруында катнашты

Уенда 3нче курста укучы Фирүзә Сираҗиева җиңүче дип табылды.

(Казан, 15 октябрь, "Татар-информ, Рәфидә Галимҗанова). КФУ татар журналистикасы бүлеге студентлары "Җырлыйк әле" тапшыруына барып, көчләрен сынап кайтты. Әлеге чарада "Татар-информ" хәбәрчесе дә катнашты.

Тапшыруның максаты - татар җырларын хәтердә яңарту һәм аларны искә алу. Уенда - 3 нче курстан ике студент: Илсинә Тимерова, Фирүзә Сираҗиева һәм яшь җырчы Алия Исрафилова катнашты. Студентлар, укытучылар җырчы кызларга "җан атарга" килде. КФУ татар журналистика кафедрасы мөдире Васил Гарифуллин журналистика бүлегендә укыган, җыр сәләтенә ия булган студентларны билгеләп үтте. Уенда катнашучы студентларга көч биреп торды. Кызлар үзләре яраткан җырларын башкарды, бәйгенең һәр өлешендә актив катнашып, берсеннән-берсе арттырып баллар җыйды.

Нәтиҗәдә җиңүче билгеләнде. Уенда Алия Исрафилова - 40, Илсинә Тимерова - 20, Фирүзә Сираҗиева - 50 балл җыйды. Фирүзә җиңүче дипломы белән бүләкләнде.

"Татар-информ" хәбәрчесе җиңүче Фирүзә Сираҗиеваның фикерен белеште. "Миңа быел беренче тапкыр "Җырлыйк әле" тапшыруында катнашырга насыйп булды. Әлбәттә, өйдә телевизордан тапшыруны чәй эчә-эчә карау ул бер икән, ә монда төрле яктан камералар, ышанычлы күзләр... Беренче арада, яшермим, каушадым. Югыйсә, мин үзем музыкаль мәктәпкә дә йөрмәдем, музыкаль белемем дә юк. Ә монда шундый мөмкинлек! Тапшыру бары тик уңай, позитив эмоцияләр белән генә истә калды! Уен белән берлектә бик оста музыкантлар, оркестр белән таныштык, рәхәтләнеп җырладык. Ни генә әйтсәң дә, татар халкы - җыр-моңга гашыйк халык. Мин үземнең татар булуым белән һичшиксез горурланам. Тапшыруның алып баручылары Азат һәм Алинә Кәримовлар тапшыруны оста алып барды. Тапшыруның җитәкчесенә, шулай ук кафедра житәкчесе Васил Заһит улына зур рәхмәтләремне әйтәсем килә. Алар миңа ярышта катнашырга, көч сынашып карарга тәкьдим итте. Минем белән катнашучы кызлар, журналистлар, бик көчле уенчылар булды. Алар шулай ук җыр-моңга гашыйк кызлар. Мин әле дә хисләр диңгезендә... Әти-әниемә, килгән дусларым, якыннарыма бик зур рәхмәт әйтәсем килә. Алар миңа ышаныч өстәде. Университетка һәм журфакка шундый мөмкинчелек өчен зур рәхмәт!" - диде Фирүзә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100