news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУның татар журналистикасы бүлеге студентлары багышлау чарасында ант бирде

Быел татар журналистикасы бүлегенә 14 студент - 12 кыз һәм 2 егет укырга керде.

(Казан, 19 сентябрь, “Татар-информ”, Рәфидә Галимҗанова). КФУның татар журналистика бүлеге студентлары багышлау чарасында ант бирде. Биектау районы Каменка станциясе янындагы урман аланында узган чарада "Татар-информ" хәбәрчесе дә катнашты.

Чарада барлыгы 40 студент, шул исәптән 14 беренче курс студенты катнашты. Беренче курста 2 егет, 12 кыз белем ала.

Әлеге традиция 1997 елдан бирле сакланып килә. Һәр ел саен 2-4 курс студентлары, кафедра укытучылары 1нче курсларны төрледән-төрле уеннар уздырып, студент булырга багышлыйлар. 2016 елда багышлау чарасы “Сәләт” йортында узды.

Чараның махсус кунаклары – Татар журналистика бүлегенең чыгарылыш студентлары – Айваз Садыров, Зөлфәт Зиннуров, Алия Исрафилова, Данил Сәфәров һәм Алсу Зиннурова студентларга теләкләрен җиткерде.

Данил Сәфәров: "Без сездән ак көнләшү белән көнләшәбез. Чөнки сезнең барысы да әле алда. Сез бөтен җирдә дә үзегезне сынап карый алачаксыз. Журфактан кала дөньяда мондый мохит тудырган бер генә уку йорты да юктыр, мөгаен. Мин бу традициянене 1997 елдан хәтерлим. Аны гел дә шулай дәвам итик. Киләчәктә сез дә минем яшькә җиткәч, кунак буларак котлау сүзе әйтерсез дип ышанып калам".

Айваз Садыров: "Уку белән беррәттән калган күңелле мизгелләрне да күреп калыгыз. Миңа шушы халәт ошаганга 7 елымны Журналистика факультетына багышладым. Студент булу, белем алудан тыш, син үзеңне төрле яктан сыный аласың". 

Зөлфәт Зиннуров: "Сайлаган адымыгыз өчен үкенергә язмасын. Теория диеп кенә түгел, күп әйбернең аралашудан торганын да белегез. Аралашыгыз, йөрегез, дәресләрне дә калдырмагыз. Илдар абыйның әйткән сүзе бар: “Ишектән кертмәсәләр, тәрәзәдән керергә тиешсең”, – дия торган иде. Сезнең өчен бөтен ишекләр дә ачык!" 

Алия Исрафилова: "Мин үзем дә сезгә карап көнләшәм. Алга таба курыкмыйча атларга тырышыгыз. Сессия әле ул куркыныч түгел. Журналистика һөнәре ул шул хәтле универсаль, сез алга таба нинди генә өлкәдә эшләсәгез дә, барыбер шушы бүлектә укыганыгыз сезгә ярдәм итәчәк. Ә ничек ярдәм итәчәге сездән тора".

Студентлар зирәклекне һәм җитезлекне сыный торган уеннарда катнашты. Ахырдан барысы да бергә традицион рәвештә багышлау чарасында катнашты - югары курс студентлары әзерләгән традидицион эчемлекне (борычлы сок) эчеп, онга “коенып”, ант бирделәр һәм кафедра мөдире Васил Гарифуллиннан хәер-фатыйха алдылар. Багышлау чарасы күмәкләшеп тәмле ризыклардан авыз итү белән тәмамланды.

"Татар-информ" хәбәрчесе беренче курс студентларының да фикерләрен белеште:

Чулпан Гарифуллина: "Бүгенге көннән мин бары тик уңай тәэсирләр алдым. Өлкән курс студентлары безнең өчен шундый зурлап бәйрәм ясаган, рәхмәт аларга! Күңелдә - хисләр шаукымы! 20 ел буе сакланып килгән татжурның урманга барып, багышлау үткәрү традициясендә катнаша алу минем өчен бәхет. Зөлфәт абый, Данил абый, Айваз абый, Алия апаның киңәшләрен ишетү, Васил Заһитович, Илһам Фаилевич үгет-нәсыйхәтен алу безгә барыбызга да укуга көч-дәрт биргәндер дип саныйм".

Миләүшә Гафурова: "Бу чара бик кирәкле, чөнки югары курсларда укыганнар уку процессына кагылышлы киңәшләрен бирде. Килгән кунаклар, үзебезнең укытучылар бездә милли журналистиканың киләчәген күрде. Иң мөһиме - монда бөтен кеше татарча аңлый, без рәхәтләнеп сөйләшә алдык".

Рәидә Нигъмәтҗанова: "Татар журналистика кафедрасы һәм башка курс студентлары белән танышу, аралашу һәм инде тәҗрибә алу бигрәк тә ошады. Бу кафедраның берничә ел элек бетергән студентлар килеп, хатирәләрен яңартулары аеруча исемдә калды".

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100