Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
КФУның татар теле һәм геология буенча олимпиадаларында 200 укучы катнашты
Олимпиадада җиңүчеләрнең исемнәре март ахырында билгеле булачак.
(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Казан федераль университетының төбәкара предмет олимпиадаларының 11 гыйнварда башланган кара-каршы туры дәвам итте. Татар теле буенча олимпиадада республиканың 130 укучысы, геология буенча Татарстан, Башкортстан, Чувашиядән килгән 70 кә якын укучы катнашты. Бу хакта вузның медиапорталында хәбәр ителә.
9-11 сыйныфта укучылар өчен КФУ төбәкара предмет олимпиадалары 15 февральгә кадәр дәвам итәчәк. КФУга керү өчен өстәмә баллар җыярга теләүчеләр өчен сынаулар 20 фән буенча узачак.
Җиңүчеләр арасына олимиадада катнашучыларның 8 проценты керергә мөмкин, призерлар һәм җиңүчеләр бергә барлык катнашучыларның 25 процентын тәшкил итәчәк.
Олимпиада җиңүчеләренең исемнәре март ахырында билгеле булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз