news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУның татар халык хоры Латвия татарлары белән очрашачак

Татар халык хоры беренче тапкыр чит илгә гастрольгә чыга.

(Казан, 14 апрель, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). III Халыкара Балтыйк хор конкурсында КФУның Татар халык хоры катнашуы көтелә. Хор коллективы Латвия татарлары белән дә очрашырга җыена. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татар халык хорының җитәкчесе Ирнис Рәхимуллин сөйләде.

III Халыкара Балтыйк хор конкурсы Латвиянең Дубулта шәһәрендә 21 сентябрьдән 23 сентябрьгә кадәр узачак. Анда күмәк, хатын-кыз һәм ир-ат хор коллективлары катнашачак. Конкурска килгән барлык гаризалардан унбиш хор төркеме, ә бер илдән бары тик өч хор коллективы гына катнашу мөмкинлегенә ия.

Ирнис Рәхимуллин сүзләренә караганда, татар халык хоры беренче тапкыр чит илгә гастрольгә чыгачак: “Хор белән Россия күләмендәге шәһәрләргә генә барганыбыз булды. Дөресен әйткәндә, чит илгә бару турында күптәннән хыяллана идек. Ничә еллар буена документ, кәгазь эшләре белән Мәдәният министрлыгына мөрәҗәгать иткәнебез булды. Һәм, ниһаять, ул быел тормышка ашты”, – диде ул.

“Конкурсның ачылышында без татар халык җырларыннан “Умырзая” дип аталган тезмәне башкарачакбыз. Ә төп программа Юрмала шәһәрендә урнашкан “Дзинтари” концерт залында булачак. Хор коллективы белән Жорж Бизеның “Кармен” балетыннан вокализ, Туфан Миңнуллин сүзләренә “Сөбханалла”, Габдулла Тукай сүзләренә язылган “И, туган тел”, “Тәфтиләү”, шулай ук “Җәй айлары”, “Җырланмаган әле безнең җыр” әсәрләрен әзерлибез. “Козгын кунган имәнгә” дип аталган латыш халык җырының татар теленә тәрҗемәсен башкарачакбыз. Бу аларга көтелмәгән бүләк булыр дип уйлыйм. Конкурсның үзенчәлеге дә шунда – хор тарафыннан җырланачак әсәрләр “а-капелла”, ягъни музыкаль инструментсыз башкарылырга тиеш. Татар халык хоры моның өчен бар көчен туплап репетицияләр ясый, чөнки зур хор коллективы белән “а-капелла” җырлау күпкә авыррак ”, – дип белдерде Ирнис Рәхимуллин.

III Халыкара Балтыйк хор конкурсының жюри әгъзалары арасында хор музыкасы өлкәсендә Латвиядән бер һәм башка чит илләрдән дүрт вәкил булачак. Финалга узган хор коллективлары Гран-при өчен аерым көчләрен сынаячак. Югары балл алган 3 хорга акчалата бүләк бирү каралган. Махсус бүләкләр: конкурсның иң яхшы дирижеры һәм программадагы әсәрләрне иң яхшы башкару осталыгы.

Ирнис Рәхимуллин сүзләренчә, татар халык хоры Латвия татарлары белән дә очрашачак: “Латвиягә кадәр баргач, без, әлбәттә, андагы татарлар белән очрашмыйча кала алмыйбыз. Латвиядә барлыгы биш мең тирәсе татар кешесе тора. Без аларга аерым бер көнне концерт куярга җыенабыз”, – диде ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100