news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

КФУның нефть компаниясе Татарстаннан читтә булырга мөмкин – Илшат Гафуров

КФУ ректоры вузның инновацион эшләнмәләрне сынар өчен шәхси нефть компаниясен булдыру ниятен раслады

(Казан. 29 август, «Татар-информ», Оксана Романова, Надия Шәйхетдинова). Илшат Гафуров «Татар-информ» агентлыгында белем йортының яңа уку елына әзерлеге турындагы матбугат конференциясендә КФУның шәхси нефть компаниясе сатып алу ниятен раслады.

Аның сүзләренчә, бу Геология һәм нефть һәм газ технологияләре институтының инновацион эшләнмәләрен сынар өчен полигон эзләү бупычын хәл итүнең бер варианты. Белем бирү, фәнни-тикшеренү һәм технологик учреждениегә әверелгәнлектән, КФУ уйлап табылган заманча технологияләр трансфеыр өчен мәйданчыкларга да мохтаҗ.

«Әлеге компания безнең республика территориясендә булмаска да мөмкин. Безгә ул үзебезнең тикшеренүләр һәм эшләнмәләрне сынап карар өчен кирәк. Безнең төп максат – монда акча эшләү генә түгел, ә шул исәптән авторлык контролен дә булдыру. Әгәр дә безнең технологияләрне һәм эшләнмәләрне сынау өчен полигон гына бирсәләр, безгә шул да җитә. Безгә үзлектән эшләү хокукы кирәк, ә нефть компаниясен булдыру үзмаксат түгел. Чөнки безгә еш кына: ”Ә сезнең бернәрсә дә килеп чыкмаса, сез безгә барысын да бозарга мөмкинсез бит”, дип белдерәләр” , - дип аңлатты Илшат Гафуров.

КФУ ректоры әлеге юнәлештә алып барылган эшләр турында күп сөйләп тормады, бары эшләнелә торган методикаларның авыр югары үзлелекле нефть, шулай ук әлеге файдалы углеродның традицион булмаган төрләрен табуга йөз тотканын гына белдерде.

“Бүгеге көндә, кечкенә компанияләр белән беррәттән, шундый эшләрне республикада гына түгел, аннан читтә дә алып барабыз”, - дип билгеләп үтте Илшат Гафуров.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot